Хезмәт инспекциясе Уфада бер гадәттән тыш хәлне тикшергән, анда, кызганычка каршы, 32 яшьлек ир күзен югалткан.
Нефть промыселы җиһазлары заводы хезмәткәре эш вакытында җәрәхәтләнгән. Гайкалар сүткәндә, ачкыч, ычкынып китеп, күзенә эләккән.
Табиблар күз алмасының ертылуын билгели, бу очракта күзләрне саклап калу мөмкин түгел.
Инспекторлар эшченең хәвефсезлек буена укулар узмавын, аңа шәхси саклану чаралары бирелмәвен ачыклаган. Хезмәткәр компенсация алуга дәгъва итә ала. Предприятиегә 270 мең сум штраф салынган.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган