Благовар хәбәрләре
+19 °С
Облачно
ВКОК
Җәмгыять
2 Августа 2019, 06:44

14 яшьлек укучы ачтан үлгән

Аның әнисе һәм мәктәп җитәкчесе хөкемгә тарттырылган.

Аның әнисе һәм мәктәп җитәкчесе хөкемгә тарттырылган.
Бу коточкыч хәл былтыр июльдә Пермь краеның Краснокамск шәһәрендә булган иде. Әнисе иртән 14 яшьлек кызын мәктәпкә уята алмый. Ашыгыч ярдәм табиблары үсмернең үлемен терки.
Соңыннан ачыклануынча, марттан июльгә кадәр бу ана баласын ачка интектергән. Үсмер көннән-көн ябыккан, кибеп беткән. Шуңа карамастан, көн дә укырга йөргән.
Укучының үлеменнән соң аның әнисенә һәм мәктәп директорының урынбасарына карата җинаять эше ачыла. Соңгысы үз эшенә битараф каравы, укучыларның хәвефсезлеген тәэмин итәргә тиешле хезмәткәр буларак, үсмернең социаль куркыныч хәлдә яшәвен тиешле ведомствога һәм хокук саклау органнарына хәбәр итмәве өчен хөкем ителә. Моннан тыш, педагог үлгән баланың нинди гаиләдә һәм нинди шартларда яшәвен тикшерүне кирәк дип тапмаган булуы да ачыклана.
Мәгариф оешмасы хезмәткәре тиздән суд алдына басачак, ә баласын ачтан үтергән ана төрмәгә озатылган.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас