Благовар хәбәрләре
+22 °С
Ясно
ВКОК
Җәмгыять
1 Августа 2019, 09:09

Тормыш кыйммәтләнә

Августта Башкортстанда яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен “кыйммәтләнгән” квитанцияләр алачак. Исегезгә төшерәбез, 1 июльдән төбәктә агымдагы елда торак-коммуналь хуҗалык тарифлары үзгәрүнең икенче агымы үтте – бәяләр тәүдә гыйнварда күтәрелгән иде.

Августта Башкортстанда яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен “кыйммәтләнгән” квитанцияләр алачак. Исегезгә төшерәбез, 1 июльдән төбәктә агымдагы елда торак-коммуналь хуҗалык тарифлары үзгәрүнең икенче агымы үтте – бәяләр тәүдә гыйнварда күтәрелгән иде.
Су белән тәэмин итү
Хәзер, БРның Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнгән нормаларга ярашлы, кайнар һәм салкын су өчен кулланучыларга бер куб.м. өчен 25,68 сум түләргә туры киләчәк (НДСны исәпкә алып). Әйтергә кирәк, 1 июльгә кадәр кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү хезмәтләре бер куб. м. өчен 25,43 сум иде, ә узган елның июлендә республика халкы суның бер куб.м. өчен 25 сум исәбеннән түләде.
Су түгү
Су түгү хезмәтләре әлеге елның гыйнварындагыдан 30 тиенгә кыйммәтләнде һәм бер куб.м. өчен 30,59 сум (НДС белән) тәшкил итте. Узган ел әлеге хезмәт торак хуҗаларына бер куб.м. өчен 29,78 сумга төшә иде.
Җылылык
Җылылык өчен дә бәяләр артты. Хәзер бер гигакалория җылылык 2134,16 сум (НДС белән) булачак. Чагыштыру өчен: былтыр июльдә бер гигакалория өчен 2057,45 сум исәбеннән түли идек, ягъни җылылык 76,71 сумга артты.
Электр энергиясе
Республикада яшәүчеләргә, шулай ук, электр энергиясе өчен 11 тиенгә күбрәк түләргә туры киләчәк. Бер кВт/сәг. хәзер 3,06 сум урынына 3,17 сум булачак (узган җәй бу хезмәт бер кВт/сәг. өчен 3,01 сумга төшә иде). Әйтергә кирәк, әлеге бәяләрдә НДС исәпкә алынган һәм электр плитәләр кулланылмаган йортларга кагыла. Аш пешерүдә электр җиһазлары кулланган фатир хуҗаларына бер кВт/сәг. өчен икенче бәя – 2,22 сум – билгеләнгән.
Газ
Аш пешерү һәм су җылытуда газ плитәләреннән файдаланучылар август аеннан бер куб.м. өчен 7,20 сум (НДСны исәпкә алып) түләячәк. Ягъни әлеге коммуналь хезмәт өчен бәя 10 тиенгә арткан (гыйнвардан бер куб.м. өчен 7,10 сум тариф билгеләнгән булса, былтыр – 6,75 сум иде). Ашарга пешерү һәм су җылытудан тыш, үзәктән кайнар су белән тәэмин итү туктатылганда газда эшләүче су җылыткычлардан файдаланучылар бер куб.м. газ өчен 6,62 сум урынына 6,71 сум түләячәк.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү
Каты көнкүреш калдыклары белән эш иткән өчен тарифлар үзгәрмәде. Моңа кадәр дә чүп түгү оештырылган урыннарда түләү йортта теркәлгән һәр кеше өчен – 70 сум, ә элгәре чүп түгелмәгән урыннарда, элеккечә, 35 сум тәшкил итә.
Читайте нас