Благовар хәбәрләре
+21 °С
Дождь
ВКОК
Җәмгыять
1 Августа 2019, 06:34

Мотоцикл белән тракторны таптатмакчы булганмы әллә?

Башкортстан ЮХХДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, кичә төнлә Миякә районында юл-транспорт һәлакәтенә мотоциклда балигъ булмаган балалар тарыган.

Башкортстан ЮХХДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, кичә төнлә Миякә районында юл-транспорт һәлакәтенә мотоциклда балигъ булмаган балалар тарыган.
Фаҗиганең Колтай-Каран авылында булуы ачыкланды.
Юл полициясе мәгълүматлары буенча, 17 яшьлек егет мотоцикл руле артында тракторга килеп менгән. Нәтиҗәдә, егет һәм аның ике пассажиры – 17 яшьлек кыз һәм 15 яшьлек егет - җәрәхәтләнгән.
– Мотоцикл билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән, шулай ук яшьләр тәүлекнең караңгы вакытында фараларсыз һәм мотошлемсыз хәрәкәт иткән, егетнең мотоцикл белән идарә итү хокукы булмаган. Аның канын химик-токсикологик экспертизага җибәрдек, - диде ЮХХДИ хезмәткәре.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас