Әфганстанда һәлак булган герой-якташыбыз Василий Бондаренко хөрмәтенә куелган һәйкәл территориясен җыештырып, тәртипкә китерүчеләргә афәрин диясе һәм рәхмәт әйтәсе килә. Тик, үләнне чабучы һәм чүп-чарны җыеп түгүчеләр белән бәйләнешкә кергәч, исем-фамилияләрен күрсәтүне кирәк дип тапмадылар. “Без моны үзебез, балаларыбыз өчен эшләдек, һәм башкаларны да сүздән эшкә күчәргә, алтынга бәрабәр гомер сәгатьләрен социаль челтәрләрдә кирәк-кирәкмәгән сүзләр язып үткәрмәскә, ә файдалы эшләргә багышларга чакырабыз”, — диде алар.