Благовар хәбәрләре
+23 °С
Дождь
ВКОК
Җәмгыять
1 Августа 2019, 12:23

Мәрхүмә әнисеннән истәлек - бала мәете...

Әнисе үлгәннән соң өйне тәртипкә китерергә уйлаган ир шок кичергән.

Әнисе үлгәннән соң өйне тәртипкә китерергә уйлаган ир шок кичергән.
Сент-Луиста (АКШ, Миссури) яшәүче Адам Смит күптән түгел әнисен җирләгән. Ир әнисенең бушап калган өен тәртипкә китерергә булган.
Суыткычның туңдыру бүлегендә ул бер тартма тапкан. Әнисенең ул тартманы озак еллар буе бик кадерләвен, күченгәндә дә һәрчак үзе белән йөртүен, беркемгә дә аңа кагылырга, ачарга рөхсәт итмәвен исенә төшергән. Әлбәттә, Адам кызыксынуын җиңә алмаган, тартманы ачып карарга булган.
Ул анда әнисенең сентименталь хатирәләре белән бәйле берәр истәлек сакланадыр дип уйлаган. Мәсәлән, туй тортыннан туңдырылган бизәк... Ләкин тартманы ачып җибәргәч, ир шок кичергән. Анда яңа туган һәм туңдырылган кечкенә бала мәете яткан!
Адам бу хәлне полициягә хәбәр иткән. Мәетне алып киткәннәр. Ир бу ачышына шат түгел, артык кызыксынуы өчен үзен битәрли. Ул өйне җыештыруын дәвам итә һәм хәзер һәр тартманы курка-курка ача...
"Кызыл таң" сайтыннан алынган.
Читайте нас