Благовар хәбәрләре
+15 °С
Облачно
ВКОК
Җәмгыять
24 Июля 2019, 08:37

Хабаровск крае губернаторы: “ Палаткалы лагерь турында беркем дә белмәгән...”

Лагерь җитәкчесе исә палаткалар алырга власть киңәш бирүе турында сөйли.

Лагерь җитәкчесе исә палаткалар алырга власть киңәш бирүе турында сөйли.
Кичә төнлә янып беткән “Холдоми” балалар лагере өчен палаткалар Хабаровск крае җитәкчеләре киңәше буенча сатып алынган булган. Бу хакта лагерь начальнигы Максим Кузнецов белдергән.
Кузнецов сүзләре буенча, палаткалар МЧС куллана торган кебек үк булган. Балалар өчен — “Памир-30”, ә вожатыйлар өчен “Памир-10” палаткалары урнаштырылган. Сатып алганда аларның янмый торган булуына сертификатлар да бирелгән.
Тик нигәдер янгын вакытында палаткалар кабарган, шуннан яна башлаган. Шуның аркасында күпчелек балалар чыгып өлгерә алмаган. Вожатыйлар чыгарып өлгергәннәре бернинди җәрәхәт тә алмаган.
Лагерь җитәкчесе әйтүенчә, власть бу лагерь барлыгы турында яхшы белгән. Теркәлү турында барлык документлар да бар, дип белдергән ул.
Хабаровск крае губернаторы Сергей Фургал коточкыч фаҗигадән соң, палаткалы лагерьның барлыгын беркем дә белмәгән, дигән. Премьер-министр Дмитрий Медведев, губернаторны тәнкыйтьләп, ил буенча шундый лагерьларның санын белергә кушкан.
Шулай ук, Дмитрий Медведев Мәгариф министрлыгына, “Роспотребнадзор”га фаҗига сәбәбләрен ачыкларга боерган.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган.
Читайте нас