Благовар хәбәрләре
+19 °С
Ачык
ВКОК
Җәмгыять
24 июль 2019, 13:36

Балалар иминлеге хакына

Террорчылыкка каршы чаралар көчәйтелүгә бәйле сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар

Террорчылыкка каршы чаралар көчәйтелүгә бәйле сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен республика тернәкләндерү үзәгенең Благовар авылындагы филиалында аңлату-танып белүгә корылган лекция оештырылды. Анда Русия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге участок уполномоченные Гаяз Мамлиев чакырылган иде.
Бүген учреждениедә 16 хезмәткәр санала, 3 кеше – ике урында эшләүчеләр. Монда республиканың төрле почмакларыннан балалар сәламәтлеген ныгыта һәм дәвалау курслары үтә. 19 июльдә быел тугызынчы заезд башланган, ул 8 августка кадәр дәвам итәчәк.
Заезд алдыннан полиция хезмәткәре үзәк коллективы белән очрашып террорчылар басып кергән очракта иң беренче чиратта нәрсә эшләргә, учреждение территориясендә һәм бина эчендә шикле әйберләр табылганда кайда һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында җентекле аңлаткан.
Реабилитация үзәгенең филиал мөдире Олеся Анатольевна Сәрвәрова әйтүенчә, Г.Мамлиев бик күп файдалы мәгълүмат биргән, аңа өстәмә сораулар да булган һәм экстрен хезмәтләрнең телефон саннарын язып алганнар.
Читайте нас