Благовар хәбәрләре
+15 °С
Облачно
ВКОК
Җәмгыять
23 Июля 2019, 14:12

“Кояшкай”да йолдыз белән зарядка үтте

Күрше Бүздәк районыннан “Йолдыз белән зарядка” акциясен үткәрү буенча эстафета кабул иттек. Аны “Бердәм Русия” партиясе яклыларның төбәк советы һәм “Алга, Башкортстан!” яшьләр хәрәкәте оештырган.

Күрше Бүздәк районыннан “Йолдыз белән зарядка” акциясен үткәрү буенча эстафета кабул иттек. Аны “Бердәм Русия” партиясе яклыларның төбәк советы һәм “Алга, Башкортстан!” яшьләр хәрәкәте оештырган. Шәһәр һәм районнарда, кагыйдә буларак, мәгълүм акцияне үзәк мәйданнарда һәм паркларда үткәрделәр, бездә исә бераз үзенчәлек кертеп, физкультразминканы тыныч табигать кочагында – “Кояшкай” сәламәтләндерү лагеренда оештырырга булдылар. Иртәнге тугызынчы яртыда оешмалар хезмәткәрләре утырган берничә автобус лагерьга зарядкага юлланды. Көне дә матур иде, иртә белән бар дөньяны нурга күмеп кояш чыкты.
Зарядканы танылган якташыбыз – билбау көрәше һәм көрәш буенча спорт мастеры, күп тапкырлар республика, Русия чемпионы, дөнья чемпионатлары призеры Илфак Ибәтуллин үткәрде. Йөзеннән елмаю китмәгән һәм башкаларны үзенә ияртә белүче тренер егет ритмлы музыка астында физкультура хәрәкәтләре күрсәтте, ә җыелучылар аның артыннан кабатлады. Бу көнне бирегә килүчеләр өчен пәнҗешәмбе иртәсе шулай матур башланды.
Әлеге чарада күрше районнан да кунаклар бар иде. Район хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Рим Илшат улы Баһаутдинов Чишмә районының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Марат Гафур улы Вәлимхаматовка һәм “Бердәм Русия” партиясенең Чишмә бүлекчәсе секретаре Марат Тимерҗан улы Байбуринга акциянең эстафета таягын тапшырды.
Зарядкадан соң Мәдәният сарае артистлары килүчеләр алдында концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Читайте нас