Благовар хәбәрләре
+15 °С
Облачно
ВКОК
Җәмгыять
23 Июля 2019, 14:24

“Эшлекле гамәлләр”: ниләр эшләнгән?

Таң һәм Троицкий авылларында балалар уен мәйданчыклары төзекләндерелгән, Шырлык, Пришиб, Иске Күчәрбай һәм Мирныйда

Таң һәм Троицкий авылларында балалар уен мәйданчыклары төзекләндерелгән, Шырлык, Пришиб, Иске Күчәрбай һәм Мирныйда урамнарны яктырту модернизацияләнгән, Кашкалашада суүткәрү челтәре яңартылган, Каргалыбашта мәктәп автобусы тукталышы булдырылган, өч авыл биләмәсендә мәдәният йортлары ремонтланган, Первомайскийда җәяүлеләр юлына асфальт салынган – болар “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында гамәлгә ашырылган объектларның бер өлеше генә.
— “Бердәм Русия” төбәк проекты благоварлыларның проблемаларын хәл итү белән беренче ел гына шөгыльләнми, былтыр гына районда 15 социаль-мәдәни объект ремонтланды. Әлеге проект чикләрендә 2019 елда Сарайлы авылында янгын машинасы өчен гараж боксы, Кашкалаша, Пришиб мәдәният йортлары, Өйдрәкбаш авыл мәдәният йортында җылыту системасы, Сынташтамакта су башнясы ремонтланачак.
Тулы версияне безнең гәзиттә укыгыз.
Читайте нас