Благовар хәбәрләре
+33 °С
Ясно
ВКОК
Җәмгыять
22 Июля 2019, 08:43

Хезмәтләндерү тагын да яхшырачак

“Благовар” кулланучылар кооперативында пенсия алды яшендәге бер төркем хезмәткәрләргә квалификация күтәрү һәм яңадан әзерлек үтү турында таныклыклар тапшырылды.

“Благовар” кулланучылар кооперативында пенсия алды яшендәге бер төркем хезмәткәрләргә квалификация күтәрү һәм яңадан әзерлек үтү турында таныклыклар тапшырылды. Алар өч айга студент роленә кереп, 246 сәгатьлек “Сәүдә менеджменты һәм Русия сервисы”, 252 сәгатьлек “Азык-төлек товарлары сату. Азык-төлек булмаган товарлар сату (сервис эшчәнлегендә мәгълүмат технологияләрен, шулай ук, сәүдә менеджменты һәм Русия сервисы белеме белән)” һөнәри белем бирү программалары буенча уку үтте.
Хезмәткәрләр уку курсының кызыклы һәм файдалы булуын билгели, иң мөһиме – сәүдә работниклары үзләрендә дәүләт хәстәрен тойган, һәм яңа һөнәрләр үзләштереп, квалификацияләрен күтәреп, үзләрен ышанычлы киләчәк белән тәэмин иткән. Нәтиҗәдә 11 кеше – сатучы, 2 кеше – пекарь, 1 кеше – пешекче квалификациясен күтәргән, 11 хезмәткәр – сатучыга, 5 кеше котельный операторына укыган.
Хезмәткәрләрне болай укыту һәм чәчәкләр бүләк итеп тантаналы шартларда документлар тапшыру өч структура: З.Р.Галимова җитәкчелегендәге Халыкны эш белән тәэмин итү районара үзәге, Р.Р.Якупова җитәкләгән “Благовар” КҖ һәм “Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең уку үзәге”нең үзара максатка юнәлешле эш алып баруы аркасында мөмкин булды.
Тулы версияне безнең гәзиттә укыгыз.
Читайте нас