Благовар хәбәрләре
+15 °С
Облачно
ВКОК
Җәмгыять
19 Июля 2019, 14:00

“iВолга”да акча да өләшәчәкләр!

Идел буе федераль округының “iВолга 2.0” яшьләр форумы җиденче тапкыр Самара өлкә­сендә үтәчәк. 23-31 июльдә узачак бу чара Русия һәм БДБ илләрендәге иң яхшы яшьләр проектларын билгеләячәк. Быел бу өлкәгә тотынылачак грантлар 10 миллион сум тәшкил итә.

Идел буе федераль округының “iВолга 2.0” яшьләр форумы җиденче тапкыр Самара өлкә­сендә үтәчәк. 23-31 июльдә узачак бу чара Русия һәм БДБ илләрендәге иң яхшы яшьләр проектларын билгеләячәк. Быел бу өлкәгә тотынылачак грантлар 10 миллион сум тәшкил итә.
Быел яшьләр форумы берникадәр үзгәреш кичерде, “iВолга” 10 юнәлеш буенча эшләячәк. “Алар — “Киләчәк мәгарифе һәм фәне”, “Агрополис”, “Син — эшкуар” , “PRОспорт”, “Инфоgрам”, “Ил җиңүе — буыннар горурлыгы”, “Труд Крут”, “Илнең яшьләр командасы”, “Мәдәният БУМы” һәм “iVolga International”. Шулай ук форумда “Киләчәк карьерасы” күпфункцияле комплексы оештырылачак. Анда илнең зур сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре яшьләргә киләчәккә һөнәр сайлауда булышлык итәчәк. Гадәттәгечә, форум үтәчәк Мастрюков күлләрендә арт-объект һәм фәнни-техник иҗат күргәзмәләре, спорт һәм мәдәни чаралар, мастер-класслар оештырылачак. Инклюзив шәһәрчек тә яшь буын күңеленә хуш килер, дип ышана оештыручылар.
“iВолга 2.0” форумында 2,5 меңнән артык кеше катнашачак. Иң яхшы эшләр авторлары үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 150-300 мең сумлык грант алачак. Башкортстаннан анда 115 кешедән торган делегация барачак. Кызлар һәм егетләр инновацион проектлар гына түгел, бай мәдәни программа да әзерли.
Әлеге чарага төрле төбәк җитәкчеләре, Дәүләт думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, предприятие башлыклары, спортчылар һәм галимнәр килүе көтелә. Форумны ябу һәм җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашачак.
Гөлия Гәрәева.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган.
Читайте нас