Благовар хәбәрләре
+34 °С
Ясно
ВКОК
Җәмгыять
19 Июля 2019, 08:35

Безнең Корьән укучылар – иң яхшылар исәбендә

Җәй саен Чишмә поселогында танылган мөселман мәгъифәтчесе, имам Хөсәен бәкне искә алу өчен республика районнарыннан диндарлар җыела.

Җәй саен Чишмә поселогында танылган мөселман мәгъифәтчесе, имам Хөсәен бәкне искә алу өчен республика районнарыннан диндарлар җыела. Бу чараны Русия Үзәк Диния нәзарәте һәм Чишмә районы хакимияте оештыра.
Чаралар планы быел берничә вакыйганы үз эченә алган иде. Болар – Корьәнне өйрәнүче һәм Ислам нигезләрен белүче балалар һәм яшүсмерләр катнашлыгында “Мин Исламны өйрәнәм” XVI төбәкара конкурсы. Ул Корьәнне өйрәнү вакытына бәйле 4 номинация буенча үтте. 6 яшькә кадәрге балалар аерым төркемгә берләштерелде. Шунысы куанычлы, яшь благоварлылар быел да сынатмады – безнең исәптә аерым номинацияләрдә беренче һәм икенче урыннар.
Шушы ук көнне Ирек авылында “Минзифа” мәчете ачылды. Ул шәхси эшкуар Альберт Диннуровның хәйрия ярдәме белән төзелгән. Мәчет ачу тантанасына Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Иордания корольлеге, Болгарның ислам академиясе вәкилләре, республика мөселманнары килгән иде.
Әйтергә кирәк, бу районда инде 33нче мәчет, һәм аны тантаналы ачу зур бәйрәм – БР Мөселманнары җыены көненә туры килде. Мәчет ачуга Ирек авылы халкы, күрше авылларда яшәүчеләр килде, шушы авылда туып үсеп читтә гомер итүчеләр кайткан иде.
Тулы версияне безнең гәзиттә укыгыз.
Читайте нас