Бу коточкыч хәл Гафури районында булган.
Бу турыда "Башкортстан яңалыклары" хәбәр итә.
Телеканал чыганагы мәгълүматлары буенча, 8нче сыйныф укучысы бензин парларын иснәгән, нәтиҗәдә, урында ук үлгән. Бу вакытта ул үзенең классташлары белән булган. Иптәшләре зыян күрмәгән.
Әлеге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, тикшерүләр бара.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган