“Благовар” кулланучылар кооперативы беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча уңышлы эшләгән. Кооператив идарәсе рәисе Рида Риф кызы Якупова билгеләвенчә, 6 ай өчен эшчәнлекнең гомум күләме 121 млн 428 мең сум тәшкил иткән. Предприятиенең барлык тармаклары да нәтиҗәле эшләгән һәм керем китергән. Гәрчә сәүдә эшчәнлекнең төп төре булса да, соңгы елларда биредә үзләре җитештергән продукцияне сатуга һәм җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүгә зур игътибар бүләләр. Әйтергә кирәк, җитештергән продукцияне үзләренең магазиннары аша ваклап сату — кулланучылар җәмгыятенең уңышлы алымы.
Көчле көндәшлек булуга карамастан, сәүдә тармагында да күрсәткечләр югары кала, моңа алар сатып алучылар өчен файдалы шартлар куллану исәбенә ирешәләр. Мәсәлән, әгәр элек товарларга ташлама буенча бер тапкыр гына аккция оештырылса, хәзер ташлама көннәре гамәлдә: товарлар һәр пәнҗешәмбе — универмагта 20%, хуҗалык магазинында 15% ташлама белән сатыла.
28 магазинның 15е керем китерми. Шәхси малтабар файдасызга эшлиме? Юк, ә менә район кулланычылар җәмгыяте эшли, чөнки мөһим социаль бурыч башкара: авылда яшәүчеләрне товар белән тәэмин итә. Атнасына өч мәртәбә авыл халкы һәм АБ башлыгы мөрәҗәгате буенча еракта урнашкан кечкенә авылларга күчмә сәүдә оештыралар.
Тулырак версияне безнең гәзиттә укыгыз.