Благовар хәбәрләре
+30 °С
Ясно
ВКОК
Җәмгыять
8 Июля 2019, 13:16

Бөредә Гаилә фестивале башланды

Чарада республика җитәкчесе Радий Хәбиров һәм аның җәмәгате Каринэ Хәбирова бала тәрбияләүдә аерым уңышларга ирешкән гаиләләргә дәүләт бүләге — “Ата-ана батырлыгы” медале тапшырачак.

Бүген билгеләнүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан республикада төп чаралар Бөре шәһәрендә уза.
Изге Петр һәм Феврония истәлегенә булдырылган бу көн күпмилләтле Башкортстан өчен аерым мәгънәгә ия. Быел ул берничә милләт вәкилләренең гасырлардан килгән дуслыгын саклаучы Бөре төбәгендә киң колач белән оештырыла.
Әлеге вакытта шәһәрнең Изге Троица кафедраль соборы янындагы Октябрь мәйданында Гаилә фестивале башланды. Биредә балалар өчен осталык дәресләре, уеннар, карусель, сурәтләр күргәзмәсе эшли. Бөрелеләр һәм шәһәр кунаклары кул осталары эшләре белән таныша, җәядән ук ата, милли эчемлекләрдән авыз итә.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров һәм аның җәмәгате Каринэ ханым бала тәрбияләүдә аерым уңышларга ирешкән гаиләләргә дәүләт бүләге — “Ата-ана батырлыгы” медале тапшырачак. Фестиваль кунаклары озак еллар мәхәббәтле гомер итүче парларга сокланачак, аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылачак. Шунда ук “Ел гаиләсе” Бөтенрусия бәйгесенең төбәк этабында җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Читайте нас