Ул Североморскидагы хәлләрне сорашты. Сергей Шойгу эшнең тиешле дәрәҗәдә оештырылуын, штаб төзелүен хәбәр итте. Су асты көймәсен тергезү өчен конструкторлар җәлеп ителгән. Аны ремонтлап булачак. Фаҗиганең төп сәбәбе билгеле, ул — аккумулятор бүлемендә башланган, аннары арытаба таралган янгын.
Әлеге аппараттагы ядро энергетик корылмасы изоляцияләнгән, ул тулысынча эшкә яраклы.
Һәлак булган диңгезчеләрнең гаиләләре белән эшләүче төркем төзелгән. Һәр гаилә белән аерым эш алып барыла. Аларга тиешле ярдәм булачак. Бу әле белем алучы балаларга да кагыла. Балалар балигъ булганчы гаиләләр ирләре һәм әтиләре исән чакта алган күләмдә пособие алачак.
Владимир Путин су асты аппараты экипажына дәүләт бүләкләрен тапшыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.