Благовар хәбәрләре
+16 °С
Ясно
ВКОК
Җәмгыять
5 Июля 2019, 13:01

Башкортстан кызы "Таврида" форумында 650 мең сумлык грант отты

Ул "Таврида" форумының грант конкурсында җиңү яулады.

Бүген Кырымда яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең "Таврида 5.0" форумының 8нче сменасын ябу тантанасында грант конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрнең берсе Башкортстаннан Земфира Рәшитова булды.
Конкурста Земфира "MISS INTERNATIONAL - UFA" республика этник матурлык һәм сәләтлелек фестивален тәкъдим итте һәм аны тормышка ашыру өчен 650 мең сум акча отты.
"Miss International Ufa" этник матурлык һәм сәләтлелек республика фестивале - Башкортстан территориясендә яшәүче төрле милләт яшьләре өчен зур коммуникация мәйданчыгы. Фестиваль үз эченә республика конкурсын, телевизион проектны, этнотур һәм осталык дәресләрен ала. Аларда чит ил студентлары да катнаша ала.
"Тамыр" балалар-яшүсмерләр телеканалы белән телевизион проект үз халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләүче кыска метражлы 12 промо-роликтан тора. "International Bashkortostan" этнотуры - конкурсның финалистлары белән бергә Башкортстанның матур урыннары буенча зур сәяхәт.
Соңгы этап - Башкортстанда диаспоралар вәкилләре катнашлыгында "International Bashkortostan" дөнья халыкларының традицион мәдәнияте осталык дәресләре.
- Чара ел саен уздырылачак, ул төбәкнең визит карточкасы булачак. Һәм мин "Таврида" ярдәмендә үз проектымны тормышка ашыра алуыма бик шат, - ди Земфира.
Читайте нас