Благовар хәбәрләре
+31 °С
Ясно
ВКОК
Җәмгыять
4 Июля 2019, 07:13

Дәүләт контроле көчәйтелә

Президент Владимир Путин төбәкләргә юллар төзелешенә һәм сыйфатына бәйле яңа бурычлар йөкләдеБилгеле булуынча, узган атнада Русия Дәүләт Советының гомум билгеләнештәге автомобиль юллары челтәрен үстерүгә һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүгә багышланган утырышы булды. Анда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты.

Әлеге зур җыелышта юл төзе­лешенең нәтиҗәлелеге, юлларны ремонтлау һәм хезмәт­ләндерү сыйфаты, юл хәрәкәтен оештыруны яхшыртуга кагылышлы көнүзәк проблемалар тикшерелде.
Русия Президенты Владимир Путин белдерүенчә, илдә югары сыйфатлы юллар күп түгел. Сыйфатлы юллар төзелешендә уңай якка үзгәреш федераль трассаларда гына күренә. Дөрес, беренче категорияле юлларның гомум озынлыгы соңгы дүрт елда 2 423 чакрымга артты. Тулысынча норматив таләпләргә туры килүче трассалар 83 процент тәшкил итә. Төбәк әһәмиятендәгеләрдә юл катламы югары сыйфатлы булган трасса өле­ше 50 проценттан да ким тәшкил итә.
Хәбәр ителүенчә, Русия Хөкү­мәте алдагы биш елда юлларны ремонтлауга һәм хәрәкәт хәвеф-сезлеген тәэмин итүгә 5 триллион сум акча тотынырга җыена. Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын финанслау шул суммага төшәчәк. Әлеге проект кысаларында Башкортстанга федераль бюджеттан юллар төзелешенә һәм хәвефсезлекне тәэмин итүгә 2024 елга кадәр 34,5 миллиард сум акча бүлү каралган.
– Юл хуҗалыгында системалы үзгәрешләргә ирешү өчен һәр төбәккә тиз арада тиешле программа эшләргә һәм кабул итәргә кирәк. Ул 2024 елга кадәр исәп­ләнгән реаль программа булырга тиеш, – диде Владимир Путин Дәүләт Советы утырышында. – Бу юл төзү­челәргә кыйммәт техника сатып алырга, төзелеш материалларын тупларга, кадрларга һәм яңа тех-нологияләргә акча тотыну мөм­кин­леге бирәчәк.
Владимир Путин, шулай ук, юл төзелеше эшләрен финанслау, инновацион карарларны гамәлгә кертү өчен административ каршылыкларны киметү, трассаларны яктырту, авыр йөк машиналары йөрешен көйләү темаларына тукталды, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча күрелүче чаралар-ның нәтиҗәлелеге мәсьәләсен күтәрде.
Әйтергә кирәк, Президент бил­геләгән “системалы үзгәрешләргә ирешү өчен” Башкортстанда тиешле база бар һәм бу юнәлештә эзмә-эзлекле эш алып барыла. Мәсәлән, Башкортстанның Юл фонды соңгы чорда гына да 3 миллиард сумга арттырылды.
Республикадагы юлларның гомум озынлыгы 47 700 километр тәшкил итә. Автотранспорт белән йөк ташу буенча Башкортстан илдә 19нчы урында булса, пассажирлар йөртү буенча – 8нче. Узган елда республикада 70 километр яңа юллар файдалануга тапшырылды, мең километрдан артыгы норматив таләпләргә яраклаштырырлык итеп төзекләндерелде. Агымдагы елда төбәк һәм муниципалитетлар дәрә­җәсендәге юлларны ремонтлауга 5,8 миллиард сум сарыф итү планлаштырылган. Уфаны көнчы­гышка таба кисеп чыгучы юл төзелеше, шулай ук, әһәмиятле башка проектлар гамәлгә кертелә башлады.
Республикада “Сыйфатлы һәм хәвефсез юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотовидео-теркәү комплекслары урнаштыру дәвам итә. Алар казна акчасына сатып алына. 60 комплекс 1 июль-дән үк эшли башлады. Гомумән алганда, быел төбәк юлларында 280гә якын шундый комплекс барлыкка киләчәк. Мондый комплекслар юлларда тәртип урнаштырырга, тиешле тизлекне арттырып йөрергә яратучы водительләрне искәртергә, Юл фондын (штрафлар исәбенә) тулыландырырга ярдәм итәчәк. Мәсәлән, агымдагы елда штрафлар 1,6 миллиард сум чамасы булачак дип фаразлана. Моңа кадәр юл кагыйдәсе бозган өчен түләтелгән штрафлар турыдан-туры бюджетка киткән булса, агымдагы елдан алар Юл фондына күчерелә.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас