Благовар хәбәрләре
+15 °С
Облачно
ВКОК
Җәмгыять
4 Июля 2019, 13:44

2021 елга алданган дольщиклар калмаячак!

Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Михаил Закомалдин рәислегендә үткән киңәшмәдә кышка 1,5 казанлыкны, 4000 чакрым җылылык челтәрен һәм башка коммуналь объектларны тәртипкә китерергә кирәклеге билгеләнде.

Кышка әзерлеккә һәм энергия җиһазларын яңартуга юнәлтелгән акчаның гомум күләме 7,5 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Агымдагы елда күпфатирлы 2287 йортны ремонтлау планлаштырылган, аны башкарганда йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү системасы алыштырылачак. Шулай ук, 13 торак пунктта ике мең фатирны шәхси җылылык системасына күчерү планлаштырыла.
Киңәшмәдә алданган дольщикларны яклау өчен кулланылучы чаралар турында да сүз булды. Шуңа карамастан, республикада алданган дольщиклар белән хәл катлаулы булып кала. 7,5 мең кеше намуссыз төзүчеләрдән зыян күргән.
Республикада өлешләтә катнашу килешүе буенча 514 йорт төзелә, шуларның 96сы проблемалы дип танылган. 2018-19 елларда 950 кешенең хокуклары тергезелгән, 20 йорт проблемалылар исемлегеннән чыгарылган.
Алданган дольщиклар проблемасын хәл итүгә юнәлтелгән чаралар планы расланган. 2021 елга зыян күргән барлык гражданнар торакларын алыр дип көтелә.
Читайте нас