Благовар хәбәрләре
+30 °С
Облачно
ВКОК
Җәмгыять
3 Июля 2019, 06:11

Хөкүмәт җиңел сәнәгать өчен кредитларны субсидияләү программасын озайта

Быел җиңел сәнәгатьтә инвестпроектларны гамәлгә ашыру өчен 546,7 миллион сум каралган.

Хөкүмәт ел ахырына кадәр кредитлар буенча процентларны түләүгә чыгымнарны компенсацияләүне күздә тоткан Русия җиңел сәнәгатенә ярдәм күрсәтүне озайта.
Тиешле программа 2015-18 елларда да гамәлдә булган. Аның буенча дәүләт әйләнештәге акчаларны тулыландыруга кредитлар субсидияли. Сүз Русия банкларында, Внешэкономбанк (хәзер "ВЭБ" дәүләт корпорациясе) яисә халыкара финанс оешмаларында алган займнар турында бара.
Субсидияләр узган дүрт елда алган оешмаларга гына биреләчәк. Әмма быел ярдәм күләме ике тапкыр диярлек кимрәк булачак: быел дәүләт 500 миллион сум бүлеп бирәчәк. Былтыр бу сумма 862 миллион, ә 2017 елда 1 миллиард сум тәшкил иткән булган.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында хәбәр итүләренчә, агымдагы елда инвестпроектларны гамәлгә ашыру өчен 546,7 миллион сум каралган, техник җиһаз белән тәэмин итү өчен - 70, лизинг компанияләрен финанслау өчен - 700 миллион сум, ә тагын 500 миллион сум башлангыч сыйныфларга мәктәп киемнәре җитештерүчеләр өчен бүлеп бирелгән. Барлыгы 2,35 миллиард сум бүлү каралган.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас