Киңәшмәдә Федерация советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Иминлек советы секретаре Николай Патрушев, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, чит ил эшләре министры Сергей Лавров, оборона министры Сергей Шойгу, Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин катнаштылар.
Экстремистик элементлардан барлыкка килгән русофобия провокациясе бик куркыныч күренеш буларак бәяләнде. Чит ил эшләре министрлыгына Русия гражданнарын, шул исәптән Грузиягә юлланган яисз әле анда булган туристларны экстремистик хәвеф булу турында кисәтергә тәкъдим ителде.