Өмәдә катнашучылар зират территориясен тәртипкә китерде, аны рабица-челтәр белән уратып алды. Эштән соң Света Зәйнуллина барысын да телеңне йотарлык пылау белән сыйлады. Светлана Зәйнуллина һәм Вилюр Галиәкбәров мәгълүм чараны ел саен оештыра. Аларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Зират территориясен тәртипкә китерүдә катнашкан һәркем алдында түбәнчелек белән баш иябез.