Благовар хәбәрләре
+27 °С
Облачно
ВКОК
Җәмгыять
21 Июня 2019, 12:28

Җитди эш алдыннан берләшү зарур

Каргалы авыл биләмәсендә Урындагы башлангычларга ярдәм программасын гамәлгә ашыру өчен халыктан акча җыю башланды. Конкурс комиссиясе урында яшәүчеләрнең Түбән Каргалы авылында мәдәният йорты бинасын капиталь ремонтлау буенча проектын хуплады.

Авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең гомум җыелышында һәр ихатадан 700әр сум акча җыелачагы турында карар кабул ителде. Ремонтның гомум суммасы — 1 млн. 333 мең 580 сум, шуның 150 мең сумын, программа шартлары буенча, халык җыярга тиеш.
Киләчәктә зур эш көтә, 1976 елда төзелгән бина бик начар хәлдә. Түбәсе бер тапкыр да ремонтланмаган, аннан яңгыр үтә, тәрәзәләр һәм ишекләр дә алыштырылмаган, бинада хәтта җылыту сезонында да бик салкын. Бинаның тышкы ягы да ремонт таләп итә.
Ремонт эшләрен тиз арада башлау өчен халыктан тиешле акчаны җыю зарур. Каргалылыларның күбесе моны яхшы аңлый һәм тизрәк ярдәм итәргә тырыша, әмма, ни кызганыч, җитди эш алдыннан берләшергә теләмәүчеләр, һәм шул рәвешле менә-менә башланырга торган эшкә аяк чалучылар да юк түгел.
Садыйкҗан һәм Фидалия Рәхимовлар уртак эш өчен акчаны шунда ук түләгән.
— Без авылыбызның төзек, каралган булуын, анда тәртип тантана итүен, бала-оныкларыбызның читтә бәхет эзләргә чыгып китүләрен түгел, ә авылда яшәргә һәм эшләргә калуларын телибез, ди алар. Авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең калганнары да мәгълүм эштән читтә калмас дип ышанабыз.
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас