Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июнь 2019, 11:52

Яңа алым буенча асфальт түшәләчәКК

Уфа - озынлыкка сузылган шәһәрләр исемлегендә илдә дүртенче урында.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында 12 юнәлеш буенча гомумдәүләт проектлары билгеләгән иде. Шулар арасында "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" башлангычы да бар. Башкортстан да аңа тиз арада кушылды.
Агымдагы елда юл хезмәткәрләре Уфада 48 чакрым озынлыктагы юлны АКШта төзелгән махсус алым белән төзекләндерәчәк. Атап әйткәндә, Уфаның 29 урам-юл челтәренә ремонт эшләре үткәрү күз уңында тотыла.
"Superpave" алымы асфальт-бетон катнашмасының озак хезмәт итүен тәэмин итә. Бу катнашма бездәге климат үзенчәлеген исәпкә алып эшләнгән.
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроект
#ВладимирПутин
Читайте нас: