Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июнь 2019, 13:56

Авылдаш пациентларына тугры

Ахун авылында яшәүчеләрнең олысы да, кечесе дә Тәслимә Ибәтулла кызы Габдуллинаны яхшы белә. Шулай булмый, ул бит Ахун фельдшер-акушерлык пунктында 45 ел мөдир булып эшли.

Аны һәр йортта көтеп алалар, ахунлыларның күбесен бишектән алып белә. Мөлаем, белемле фельдшер авылдашлары арасында зур ихтирам казанган. Аңа сәламәтләнү өчен генә түгел, еш кына сөйләшеп күңел бушатыр, акыллы киңәш ишетер өчен дә киләләр.
Тәслимә Ибәтулла кызының тумышы белән башка районнан икәнен күпләр белми дә. Ул Бүздәк районы Кызыл Яр авылында дөньяга килгән. Бөре медицина училищесын тәмамлаган. Ерак 1975 елда Ахун авылының типсә, тимер өзәрлек егете Дамир Габдуллинга тормышка чыга.
Габдуллиннар иңне иңгә терәп бәхетле гомер кичергән. Матур, үрнәкле гаиләдә өч бала дөньяга килгән. Өлкән кызлары туган авылында төпләнгән, малтабарлык белән шөгыльләнә. Альбина гаиләсе белән башкалада яши һәм эшли. Кече кызлары Лилия әнисе юлыннан киткән. Медицина университетын уңышлы тәмамлаганнан соң Уфа шәһәрендә дәваханәдә эшли, әле декрет ялында.
Балалары һәм оныклары — Габдуллиннарның шатлыгы да, юанычы да. Аларның куанычы һәм борчу-хәстәре белән яшиләр. Бу көннәрдә өлкән оныклары Марсель армия сафларыннан кайтып җитәргә тиеш. Күптән түгел генә икенче оныклары Айнурны хәрби хезмәткә озаттылар.
Фельдшерга авылда ялларсыз, гадәти эш көне режимыннан тыш та эшләргә туры килүе турында язу артыктыр. Әгәр кеше авырып киткән һәм аңа ашыгыч медицина ярдәме таләп ителә икән, янына төн уртасында да ашыгырга туры килә. Тәслимә Ибәтулла кызының телефоны һәрчак кулда, ул һәрвакыт элемтәдә. Авылда яшәүчеләр ак халатлы фәрештәгә теләсә кайчан шалтыратып, аңардан ярдәм ала алачакларын яхшы белә. Авыл фельдшерының эш үзенчәлеге шунда, әмма Тәслимә Ибәтулла кызы, авырлыкларга карамастан, үз эшен чиксез ярата. Шуңамы, хаклы ялда булуына карамастан, сайлаган һөнәренә әле булса тугры кала. Ул элекке еллардагыча авылдашларының сәламәтлеге сагында тора, ә алары исә һәрвакыт ярдәмгә ашыккан үз докторлары булуга шатланып бетә алмый. Шунысы куанычлы, районның сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар фидакарь хезмәте өчен фельдшер Габдуллина терле елларда күпсанлы Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Тирә-юньнең шау чәчкәгә күмелгән матур чорында — 18 июньдә Тәслимә Ибәтулла кызы туган көнен — 65 яшьлек юбилеен билгели. Күпсанлы рәхмәтле пациентлары белән беррәттән гомеренең истәлекле вакыйгасы белән без дә аңа киләчәктә шатлыклы көннәренең исәпсез күп булуын, якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен телибез.
Барлык балалары исеменнән Мәлия Әхмәтшина, Мирный авылы.
Читайте нас: