Бәйрәм чиркәүгә якын урнашкан “Барский сад” кафесында үтте. Чиркәүгә йөрүчеләр тарафыннан зур әзерлек эше башкарылган: кемдер балалар исемлеген төзегән, кемдер азык-төлек белән ярдәм иткән һәм өстәл әзерләүдә булышкан, кемдер балаларны алып килеп, кире илтеп кую эшен үз өстенә алган, берәүләр яшь кунакларның күңелен күргән.
Оештыручылар бәйрәм күңелле һәм истә калырлык булсын өчен зур тырышлык салды. Бәйрәмчә бизәлгән һәм сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәлләр куелган залда балаларны яраткан әкият персонажлары каршы алды, күңелле музыка яңгырады. Аниматорлар куык шоуы, төрле кызыклы конкурслар, флеш-моб үткәрде, бүләкләр таратты. Сабыйлар бу көнне шулай ук туйганчы туңдырма белән дә сыйланды.
Татьяна һәм Вероника Коваль, Алия Ефименко, Полина Машура, Наталья Лаврентьева, Ольга Поздяева башкаруында персонажлар балаларның күңелен күтәрде, аларны уйнарга, конкурсларда катнашырга чакырды.
Чара ахырында катнашучыларның барысы да төрле бүләкләр алды. Балаларга бәйрәм бик ошады, һәм алар оештыручыларга олы рәхмәт әйтте.
Чиркәүгә йөрүчеләр мохтаҗ күп кенә гаиләләргә ай саен ярдәм күрсәтсә дә, балаларга уңай тәэссоратлар калдыручы мондый бәйрәмнәр бик кирәк! Җан җылысын, күңел нурын өләшә белүче гади кешеләрнең бәйрәмдә катнашуы күп нәрсә турында сөйли.
Чарада район хакимияте башлыгы Ю.А.Коземаслов та булды һәм балаларны бәйрәм белән котлады, оештыручыларга рәхмәт белдерде.