Конференция эшендә “Бердәм Русия”нең Идел буе төбәкара координация советы җитәкчесе урынбасары Леонид Черкесов, Дәүләт думасы һәм республика парламенты депутатлары, делегатлар катнашты. Катнашучыларның гомум саны 600дән артык тәшкил итте. Безнең районнан конференция эшендә 5 делегат катнашты, алар арасында Мәшгульлек үзәге начальнигы Зөмрә Руз кызы Галимова да бар, ул чарадагы тәэссоратлары белән урталаша.
— Конференция ышаныч мохитендә үтте, безне Корылтай бинасында җылы каршы алдылар. Без депутатларның өстәл артында урын алдык һәм халык сайланучыларының эше уңышлы булсын өчен никадәр яхшы шартлар тудырылуын үз күзләребез белән күрдек. Шәхсән минем өчен бу бик файдалы сәфәр булды. Шушы залда утырганда патриотик хисләр, республика өчен горурлык тойгылары таша, чөнки кешеләр өчен мөһим законнар нәкъ биредә кабул ителә. Барлык дүрт кандидат: Р.Ф.Хәбиров, З.З.Байгускаров, Б.В.Беляев һәм Л.Р.Николаеваның да чыгышларын игътибар белән тыңладым һәм аларның барысынаң да республикабыз өчен, аның икътисади куәте, барлык өлкәләрдә дә алга китеш өчен җан атып эшләүләренә инандым.
Республика җитәкчесе үзенең чыгышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасына партиядән сайлану карарының аңлы булуын билгеләп үтте.
— Командамның эшчәнлегенең төп юнәлеше республикабызның күпмилләтле халкы булачак. Без халык белән гадел булачакбыз, — диде Радий Хәбиров.
Республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан килгән делегатлар дүрт кандидат буенча яшерен тавыш бирде. Конференциядә катнашучы 323 делегатның 264е Радий Хәбиров өчен тавыш бирде.
Эльвира Хәсәнова язып алды.