Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Малтабарлык көне” форумы кысаларында бизнес вәкилләре, тармак эшчәнлеге өчен җаваплы ведомстволар җитәкчеләре белән очрашып: “Без икътисадның үсүен телибез. Президент безнең алга куйган анык бурычлар бар. Эшкуарлар үсешнең драйверы булырга тиеш”, — диде. Ачыктан-ачык сөйләшү дәвамында эшкуарлар үзләренең проблемаларын бәян итте, тәкъдимнәр белән чыкты, бизнес-эшләнмәләрен Башкортстан Башлыгы Хакимиятенә җиткерде.
Билгеле булуынча, Башкортстанда 140 мең чамасы урта һәм кече бизнес субъекты исәпләнә. Шуларда хезмәткә сәләтле халыкның өчтән бере (480 мең кеше) эшли. Ил күләмендә аларның саны кими, әмма республикада хәл тотрыклы. Ләкин тармакка дәүләт ярдәме әлегә бик аз. Гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанга әлеге тармакны үстерү өчен 2024 елга кадәр 4 миллиард 783 миллион сум акча бүленәчәк.
Дөрес, кече бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтүнең күптөрле механизмнары моңа кадәр дә бар иде. Әмма ул ярдәм һәркайда да тиешле дәрәҗәдә түгел һәм һәр теләгән малтабар ярдәмгә өмет итә алмый. Дәүләттән акчалата яисә салым ташламалары аша ярдәм алу процедуралары баш җитмәслек катлаулы. Төрле дәрәҗә власть органнары бу юнәлештә малтабарларга ышанычлы таяныч булырга тиеш.
Бу уңайдан Бакалы районы тәҗрибәсе игътибарга лаек.
Районда кече һәм урта бизнесны үстерүгә ярдәм итү буенча муниципаль программа кабул ителгән иде. Шуны тормышка ашыру максатында узган елда, әйтик, ике малтабарлык субъектына 1 187 568 сум күләмендә ярдәм күрсәтелде. Гомумән, соңгы ун ел дәвамында төрле программалар аша районның 124 кече һәм урта предприятиесенә барлыгы 19 747 391 сумлык ярдәм оештырылды. Әйтергә кирәк, тулысынча аграр төбәк саналучы район өчен бу — яхшы күрсәткеч.
— Бүген районда 444 малтабарлык субъекты эшли, — ди Бакалы районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Юлай Зыязетдинов. – Шуларның 282се — шәхси эшкуар, 73е — микропредприятие, 29ы кече предприятие, 2 урта предприятие. Бу һәр ун мең кешегә 169,14 малтабарлык субъекты туры килә дигән сүз. Районда эш көчендәге кешеләрнең 46,49 проценты шушы кече һәм урта бизнеста эшли. Әйтергә кирәк, малтабарлар икътисадның барлык тармакларында да хезмәт сала. Аеруча авыл хуҗалыгында, сәүдә һәм гомум туклануда, төзелеш һәм эшкәртүдә, хезмәт күрсәтүдә алар нәтиҗәле эшли. Район бюджетында кече бизнес субъектлары өлеше узган елда 20,7 процент тәшкил итте. Малтабарлар ярыйсы ук актив инвестиция эшчәнлеге алып бара, җитештерүне киңәйтүгә, төп фондларны яңартуга юнәлеш тоталар.
Күренүенчә, Бакалы районының малтабарлык тармагы буенча гомум күрсәткечләре (субъектлар, эшләүчеләр саны һәм салымнар күләме) республиканыкыннан югары. Әмма биредә дә үз проблемалары бар. Аларны хәл итү буенча хакимият тарафыннан, урындагы мөмкинлекләрне файдаланып, шактый эш башкарыла. Тик проблемаларның районның гына көче җитми торганнары бар. Шуңа күрә Бакалы эшкуарлары “Кече һәм урта бизнес, шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм итү” дигән гомумдәүләт проектына зур өметләр баглый.