Әлеге конкурста үз волонтерлык проекты яисә тәкъдиме белән 8 яшьтән алып, һәр кеше катнаша ала. Моның өчен
добровольцыроссии.рф сылтамасы буенча кереп, Бердәм мәгълүмат системасында теркәлергә кирәк. Заявкалар 16 июньгә кадәр кабул ителә.
Быел конкурсның фонды - 45 миллион сум. Катнашучыларның 2 миллион сумга кадәр грант оту мөмкинлеге бар.
Моннан тыш, иң көчле проектлар авторларына махсус укыту һәм кураторлар ярдәме биреләчәк.