Благовар хәбәрләре
+31 °С
Ясно
ВКОК
Җәмгыять
11 Июня 2019, 06:07

Идел комында кызыначакбыз

Ил Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы, Русия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы узган елда “Экология” гомумдәүләт проектын әзерләп кабул иткән иде. Аңа ярашлы, илдә табигать байлыкларына сакчыл караш булдыруга аерым игътибар бирелә. Кушнаренко районы үзәгендәге Идел буенда комлыкны тәртипкә китерү максатында шимбә өмәләре уза.

Май азагында өмәгә шәхси эшкуарлар чыкты. Аны башлап йөрүче Салават Галимов катнашучыларга өстәл, эскәмияләр, самавыр куйды. Рәфис Шәйдуллин, Руслан Солтанов һәм башкалар техника белән ярдәм итте.
Өмәчеләр биредәге яр буен чүп-чардан тазартты, куаклыкларны тәртипкә китерде. Комлыкны культиватор белән эшкәрттеләр.
Комлыкка хәзер шлагбаум аша керергә кирәк булачак. Ул биредә тәртипне саклауга да ярәм итәчәк дип көтелә. Машина кую өчен махсус урын булдырылган.
Кушнаренколыларның яраткан ял итү урыны быелгы җәйне тагын да күркәмләнеп каршы алды.
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин
Читайте нас