Авыл халкы, шул исәптән биредә яшәүче яшь гаиләләр һәм белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән дәүләт программасы Русиядә Президент Владимир Путин боерыгы белән 2014 елдан бирле эшли, республикада да бу юнәлештә шул ук елда эшләр башланды.
Алты ел эчендә Ярмәкәй районында 34 гаилә әлеге программа буенча торак шартларын яхшыртуга ирешкән. Шуларның 24е — яшь гаилә һәм белгечләр. Аларның торак шартларын яхшыртуга 33 миллион сум акча юнәлтелгән.
2019 елда Ярмәкәй районында әлеге программага ярашлы 5 миллион 225 мең сум субсидияне алты гаилә алган. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар.
— Моннан дүрт ел элек без йорт төзи башлаган идек, — ди ике бала анасы Нәзирә Сираҗева. — Әлеге дәүләт ярдәме белән анда эчке эшләрне тәмамлап, газ, ут үткәреп, ниһаять, күченергәиде исәп.
Урта Карамалы авылыннан күпбалалы Михайловлар гаиләсе дә яңа йорт төзи. Бура буралган, түбәсе ябылган, җәйгә төзелешне төгәлләргә дә була.
Район хакимияте башлыгы Илшат Райманов әйтүенчә, биредә яшьләрнең күбесе иске торак сатып алуга караганда, яңа йорт салып керүне өстен күрә.
— Безнең яшьләр яңа, якты, уңайлы йортларда яшәргә хаклы, — дип шатлана ул.