Республика Хөкүмәтендә әзерләнгән карарда 2019-24 елларда халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү объектларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә 4 милллион 254 мең сумнан артык акча җәлеп ителүе күз уңында тотыла. Шуның 80 проценты федераль казнадан бүленәчәк.
Төбәк программасы Башкортстанда яшәүчеләрне сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итүне тагын да яхшыртуга булышлык итәчәк. 1 майга кадәр һәр районда әлеге мәсьәләләр белән бәйле программалар әзерләнде, үзәк су тәэминаты системаларының эшчәнлеге тикшерелде. Республиканың 20 районында әлеге максатлар өчен яңа объектлар төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк.
Халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү проблемасы Чакмагыш районында байтак еллар дәвам итә иде. Чакмагыш авылын әлегә кадәр бер генә су чыгару корылмасы тәэмин итә иде.
– Әлеге вакытта файдаланылучы 45 чакрым озынлыгындагы магистраль суүткәргеч 1980 елларда ук төзелгән, – ди район хакимияте башлыгы урынбасары Азат Басыйров. – Хәзер аның тузу күрсәткече 90 процентка җитте. Республика программасында катнашып, без ике елда 49 чакрым озынлыгында суүткәргеч системасын яңарта алабыз. Бу эш кызу темпта бара һәм район җитәкчелегенең даими контролендә тора.
Һәркайсы 150 кубометр су сыйдырышлы ике резервуар моңа кадәр булган киеренкелекне киметергә булышлык итәчәк.