— Балаларыбызның конкурста шулай актив катнашуын көтмәгән идек, — ди район ветеринария станциясе җитәкчесе Альмир Хөсәенов. — Конкурс эшләре төрле булуы, югары осталык белән башкарылуы, чагулыгы һәм үзенчәлекле булуы белән сокландырды. Балаларның рәсемнәрен без актлар залындагы стендка урнаштырдык. Малайлар да, кызлар да мактауга лаек. Конкурсантлар арасыннан җиңүчеләрне билгеләү жюри әгъзаларына бик авыр булды, шуңа без, барысы да җиңде, дигән карарга килдек. Конкурста катнашучы һәркем грамота һәм кыйммәтле бүләк алды. Бүләкләү ахырында балаларны конкурсны оештыручылар әзерләгән тәмлекәчләр белән чәй эчердек.
Ветстанция хезмәткәрләре балалары шулай ук “Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән” республика рәсем конкурсында да катнашты, ул РФ АПК хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы һәм БР Ветеринария идарәсе тарафыннан оештырылды. Конкурс нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел — куанычлы хәбәрләр көтеп калабыз.