Авыл җирендә эш мәсьәләсе кискен тора, шуңа берникадәр вакыттан яшь гаилә башлыгы яшелчәчелектә махсуслашкан крестьян-фермер хуҗалыгы төзергә ниятли. Кырык сутый мәйданда гаилә бәрәңге үстерә, аны якын-тирә базарларда һәм шәһәрдә яшәүче танышларына сата. Шәхси хуҗалыклары гаиләгә зур ярдәм булып тора.
— Мал-туарсыз авылда яшәп булмый. Гаиләне ит, сөт һәм катык-май белән тәэмин итү өчен мөгезле эре терлек, сарыклар, кош-корт үрчетәбез. Бер өлеше сатарга да кала, — дип сөйли фермер.
Илдар умартачылык белән шөгыльләнергә дә өлгерә. Әлегә ун умартасы бар. Болары да гаилә бюджетына тотрыклы керем бирә. Яңа аертылган балны даими сатып алучылары йорттан ук килеп ала. Шуңа Илдар белән Елена бал корты гаиләләрен арттырырга ниятли.
Хуҗалыкта эш икесенә дә җитәрлек. Кызу чор яздан көзгә кадәр дәвам итә, бу вакытта ял турында онытып торырга мәҗбүрсең. Аеруча мал азыгы әзерләгән чор киеренке. Кыш буе җитсен өчен терлек-туарга печәнне мул әзерләргә кирәк. Авылда бер-береңә ярдәмләшү кебек күркәм сыйфат яшәп килә әле, шунысы куанычлы. Кирәк икән, дуслары, күршеләре ярдәм кулы суза. Фермер трактор сатып алырга хыяллана, ул хуҗалыкта эшне күпкә җиңеләйтер иде. Аның өчен дә урын каралган гаражны төзи башлаган да инде. Без барганда Илдар нәкъ шунда мәш килә иде. Баксаң, ул бар якка да оста икән. Гаражын да бер ярдәмсез үзе төзи.
Әбделхәевларның балалары укырга төшмәгән әле. Идиллия һәм Искәндәр Каргалы балалар бакчасына зур теләк белән йөри. Әти-әниләре дә балаларының шәһәр ыгы-зыгысыннан читтә үсүенә шатланып бетә алмый. Әгәр шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе саф һава сулап, табигать кочагында ял итсен өчен балаларын лагерь һәм санаторийләргә җибәрсә, аларныкылар ел дәвамында санаторийдәге кебек шартларда яши.
Күп кенә дуслары Илдарның авылга күченүенә шикләнеп тә, икеләнеп тә караган булган. Әмма бүген, ун ел үткәннән соң, ул үзенең шул чакта дөрес кабул иткәнен ныклы раслый ала.
— Чын тормыш ул биредә, авылда. Ә аның нинди булуы бары тик үзебездән тора, — диде, әңгәмәгә йомгак ясап, мәкаләм герое.