Благовар хәбәрләре
+15 °С
Облачно
ВКОК
Җәмгыять
5 Июня 2019, 11:59

Владимир Путин Равил Гайнетдин белән очрашты

Кичә Русия Президенты Владимир Путин Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән очрашты.

-- Сез беләсезме, бүген иртән мин Русиянең барлык мөселманнарына Ураза бәйрәме башлану уңаеннан котлау юлладым. Мөселманнар безнең күпмилләтле зур илебез Русиянең аерылгысыз өлеше булып тора, -- диде Владимир Владимирович. -- Мин беләм, Сез күптән түгел Президент Хакимияте җитәкчелеге белән очраштыгыз, рухи тормышны оештыру, административ-хуҗалык мәсьәләләре турында сөйләштегез.
- Иң беренче чиратта, хөрмәтле Президент, мин Русия Федерациясенең күпмиллионлы мөселман өммәте исеменнән Сезгә игътибарыгыз һәм бүгенге Ислам бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаете белән котлавыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә, -- диде Равил Гайнетдин.
#ВладимирПутин
Читайте нас