Благовар хәбәрләре
+16 °С
Ясно
ВКОК
Җәмгыять
5 Июня 2019, 06:08

Венага да очабыз!

Русия Президенты Владимир Путин указы белән 31 майдан Уфа аэропорты “Мостай Кәрим” исемен йөртә башлады.

Шулай ук, 31 майда аэропортта “Транстерминал-Аэро” компания­сенең универсаль җитештерү склад бинасы ачылды.
Әлегә авиация йөк комплексы төзүнең беренче этабы тәмамланды. Компания объектны реконструкция­ләүгә 50 миллион сумнан артык акча салган.
– Моңа кадәр без таможня йөкләрен вакытлыча саклау объектларын булдырдык һәм махсус техника сатып алдык. Йөк инфраструктурасын үстерүгә кертелгән инвестицияләр күләме 75 миллион сумнан артык тәшкил итте, – диде “Транстерминал-Аэро” җәмгыяте директоры Николай Данилко.
Үткәрелгән модернизацияләү нәтиҗәсендә саклау мәйданнары өч тапкыр арткан. Агымдагы елда йөк ташу буенча еллык күләмнең үсеше якынча 20 процент тәшкил итәчәк.
Аэропортта авиация йөк комплексы төзелешенең икенче этабы – контроль-үткәрү пункты, зур габаритлы йөкләрне эшкәртү һәм саклау өчен ачык мәйданчыклар булдыру, махсус аэродром техникасы паркын тулыландыру булачак. 2024 елга кадәр “Транстерминал-Аэро” компаниясе аэропортның йөк инфраструктурасын үстерүгә 150 миллион сумнан артык акча салырга планлаштыра.
Шулай ук, Мостай Кәрим исемендәге халыкара аэропортында Уфа-Вена-Уфа маршруты ачылды. “Utair” авиакомпаниясе белән берлектәне программа 2020 елның июненә кадәр исәпләнгән. Очышлар атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак.
#владимирпутин
Читайте нас