Быел «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Онкология авырулары белән көрәш» проекты чараларын гамәлгә ашыруга 1 миллиард 817,5 миллион сум каралган, шуның 651,2 миллион сумын республика бюджеты бүлә. Проектның максаты -- 2024 елга 100 мең кешегә 170 очракны киметү.
Агымдагы елда онкология авырулары белән көрәш буенча төбәк программасы эшләнәчәк, аның кысаларында амбулатор онкология ярдәменең дүрт үзәге эшли башлаячак. Алар Уфа, Октябрьский, Нефтекама һәм Күмертау шәһәрләрендә күппрофильле дәваханәләр базасында оештырыла.
“Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты 2024 елга кадәр эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлем күрсәткечләрен (100 мең кешегә 350 очракка кадәр) киметүне, беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларында кадрлар кытлыгын бетерү, барлык гражданнарга профилактик медицина тикшеренүләре уздыруны күздә тота.
Проектны гамәлгә ашыруга 2019-24 елларда 1,7 триллион сумнан артык акча юнәлтү планлаштырыла.