- Бүгенге көндә төзелеш компанияләре дәүләткә яисә муниципалитетларга социаль объектларны тапшырганда табышка һәм өстәмә бәягә салым түләргә тиеш. Төзүчеләрне шушы авыр йөктән бушатырга кирәк. Шулай итеп, шәһәр-авылларыбызның үсешен, ягъни торак янында гаиләгә кирәкле мөһим учреждениеләр – поликлиника, мәктәп, спорт мәйданчыкларын булдыру эшен тизләтү шарт. Бу ата-аналар укый, эшли алсын, бәхетле булудан канәгать калсын өчен эшләнә, – диде ил Президенты.