Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июнь 2019, 15:19

Подъездлар көлеп торачак!

Ил Президенты Владимир Путинның май указын үтәү максатында Башкортстанда “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында подъездларны ремонтлау программасы буенча Сибай шәһәрендә күпкатлы 25 йортта 80 подъезд төзекләндереләчәк.

Аларның 25ен июнь уртасында тамамлау каралган.
Ленин урамындагы 26нчы йортта яшәүче Любовь Моратова әйтүенчә, әле аларда ремонт эшләре дәррәү бара. Яңа евротәрәзәләр караңгы подъездга яктылык бирә, стенадагы ачыҡ яшел төс аны тагын да чагураҡ итә. Алмаштырылган почта тартмаларында гәзит-журналар урын алган.
“Эшчеләрнең хезмәте белән бик канәгатьбез. Алар хәтта ялсыз эшли. Ремонт тамамланса, үзебез гөлләр утыртачакбыз”, – ди Любовь Николаевна.
Ә менә Белов урамындагы 32нче йортта ремонт эшләре тамамлануга табан бара. Биредә яшәүчеләр җыйган акчага йорт алды да төзекләндерә, коймалар яңартылачак. Ринат Муллабаев белән Марат Үләбаев, йортта яшәүчеләрнең теләген исәпкә алып, һәр эшне җиренә җиткереп башкара.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: