Бу хакта Русия Федераль салым хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
2019 елдан башлап күпбалалы гаиләләргә физик берәмлекләр милегенә салым чигерүе һәр балага фатир яки бүлмәнең биш квадрат метры, яисә торак йортның җиде квадрат метры күләмендә бирелә.
Җир салымы буенча күпбалалы гаиләләр өчен исәп-хисап участоктан 600 квадрат метрга салым базасын киметә. Әлеге салым чигерүе 2018 ел өчен салымнарны исәпләгәндә инде агымдагы 2019 елда ук исәпкә алыначак.
Күпбалалы гаиләләр өчен исәпләнгән акча муниципаль берәмлек органнарының норматив актларында каралган ташламаларны бетерми. Салым чигерүен бер объектка: бүлмә, фатир, йорт һәм җир участогына карата алырга мөмкин.
Ташламага хокуклы граждан салым ташламасыннан файдалану турында гаризаны үзенә уңайлы ысул белән җибәрә ала. Ул аны Русия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик берәмлекләр өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» аша, шәхсән теләсә кайсы салым инспекциясенә яки күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы бүлегенә мөрәҗәгать итеп, шулай ук почта элемтәсе аша эшли ала.
Конкрет муниципаль берәмлектә милек салымнары буенча ташламалар исемлеге белән Русия Федераль салым хезмәте сайтында «Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат» Интернет-сервисында танышырга мөмкин, дип хәбәр итә "Татар-информ".