Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июнь 2019, 15:03

Авылларга яңа махсус автобуслар биреләчәк

Президент Владимир Путин шәһәр һәм авылларда яшәүчеләрнең тормышын кәгазьдә генә түгел, чынбарлыкта яхшырту бурычын куйды. Шул уңайдан Башкортстан ерак авылларда күчмә мәдәни чаралар үткәрү өчен 2020-21 елларда "Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча ун автоклуб сатып алачак. Бу хакта республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итте.

Ул автобусларда тавыш җайланмалары урнаштырылган, автобус базасындагы модуль теләсә кайсы урында туктарга һәм концерт үткәрергә мөмкинлек бирә. Аларда артистлар клуб һәм мәдәният йортлары булмаган авылларга, нигездә, 200 кеше яшәгән кечкенә авылларга киләчәк.
Әле артистларның ерактагы торак пунктларга чыгуы өчен "ГАЗель" микроавтобуслары файдаланыла, әмма алар сәхнә һәм тавыш аппаратурасы белән җиһазландырылмаган, дип билгеләп үтте министр.
Республика Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, төбәктә 2,5 мең авыл бар. Аларда клублар, мәдәният йортлары юк, барлыгы гомум алганда 250 меңнән артык кеше яши.
Автоклублар муниципалитетның клуб челтәре балансына күчәчәк, аларда район Мәдәният сарае артистлары чыгыш ясаячак.
#национальныепроекты
#нац.проекты
#региональныепроекты
#владимирпутин
Читайте нас: