- Транспорт терминаллары белән шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүдә махсуслашкан барлык 6200 автобус җиһазландырылачак. Хәзерге вакытта җиһазлар аларның 1900енә урнаштырылган. Әле дәүләт һәм муниципаль пассажирлар ташучы 4 оешма терминаллар белән җиһазланган инде. Беренче булып әлеге мөмкинлекне Уфа, Стәрлетамак, Салават шәһәрләрендә пассажирлар сынап карый алачак, - диде Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча республика дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов.
Бердәм транспорт картасы пассажирлар өчен электрон кошелек функциясе булган җәмәгать транспортында йөрү өчен уңайлы булачак. Бу картаны югалткан вакытта, андагы акчаны электрон кошелекта саклап калу мөмкинлеге бар.
Карта ярдәмендә терминаллар белән җиһазландырылган җәмәгать транспортының барлык төрләрендә дә исәпләшү мөмкин булачак. Шулай ук шәхси транспортчыда да. Транспорт картасы белән йөрү акчалата исәпләшүгә караганда арзанрак булачак.
Транспорт картасын “Русия почтасы”, “Уфапечать” киоскларында, “Саклык банкы”, “Уралсиб” банкы, бердәм транспорт карталарын хезмәтлмндерү пунктларында сатып алырга мөмкин булачак.