Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча республика дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов шуларны сөйләп үтте.
1 июльдән эшли башлаячак бердәм транспорт картасы халыкка транспортның барлык төрләрендә (автобус, трамвай, троллейбус һәм башкалар) бер үк түләү чарасыннан файдаланырга ярдәм итәчәк.
Әлеге карта, беренче чиратта, пассажир мәнфәгатьләрен күздә тота һәм аңа ташламаларның иң арзан схемасын кулланырга мөмкинлек бирә. Карта үзе 50 сум торачак. Шул ук вакытта сәфәр бүген гамәлдә булган хаклардан кыйммәтрәк булмаячак. Автобуста бару 25 сум торачак. Әлеге картаны кертүнең киләсе этабында аны кулланудагы төрле тариф челтәрләре кертелер дип көтелә, бу исә транспортның башка төрләрендә куллануны күздә тота.