Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова киләсе уку елыннан мәктәптә сәламәт яшәү рәвеше формалаштыра торган дәрес кертергә тәкъдим итте.
— Мәгариф министрлыгы белән берлектә белем һәм тәрбия бирү программасын яңартырга уйлыйбыз. Ул сәламәт яшәү рәвеше һәм деструктив тәртипне, начар гадәтләрне кабул итмәүне үз эченә ала торган кешелеклелек кыйммәтләре системасын булдыруга юнәлтеләчәк, — диде министр.
Вероника Скворцова әйтүенчә, балаларны өч яшьтән алты яшькә кадәр шәхси гигиенага өйрәтергә кирәк. Өлкәнрәк яшьтәгеләр сәламәтлек торышын ничек көйләп булуын, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында мәгълүматны үзләштерә алачак.
Урта һәм югары сыйныф укучылары пульс, температура үлчәргә, ашыгыч ярдәм чакырырга өйрәнәчәк, организмда үзгәрешләр булса, нишләргә кирәген беләчәк.
Министр белдерүенчә, 10-11нче сыйныф укучылары беренче ярдәм күрсәтә белергә тиеш. Ул бу дәресләрнең киләсе уку елыннан укытыла башланырга мөмкинлеген дә әйтте.