Һәрвакыттагыча, форумның фәнни оештыручысы – Бөтендөнья неврологлар җәмгыятенең Башкортстан бүлеге. Оештыру ягыннан Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы да даими ярдәм күрсәтә. Ел саен нейрофорумда БДМУ белгечләре катнаша.
Быел чарада Голландия, Канада, Норвегия, Франция галимнәре дә чыгыш ясый. Докладлардагы неврология өлкәсендәге төрле юнәлешләр Башкортстан һәм илнең башка төбәкләре табибларына күп социаль әһәмиятле неврология авыруларын заманча диагностикалау һәм дәвалау турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә.
Нейрофорумда төрле фәнни юнәлешләр тәкъдим ителә: нейрореабилитология, паркинсонология, эпилептология, когнитив тайпылышлар, ангионеврология, вертеброневрология, нейрохирургия, функциональ диагностика һәм башкалар.
Чарада Ырынбур, Түбән Новгород, Мәскәү, Казан, Пермь, Екатеринбург һәм Русиянең башка шәһәрләреннән табиб-неврологлар катнаша. Форум кысаларында яшь неврологлар өчен традицион олимпиада үтә – хезмәт юлын башлаучы неврологлар билгеле белгечләрнең сорауларына җавап бирә.