Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2019, 06:48

Торагың искеме? Син - бәхетле!

Башкортстанда “Торак һәм шәһәр мохите” дәүләт проекты кысаларында 2500 граждан авария хәлендәге йортлардан күчерелергә тиеш.

Республикада 2019-24 елларга иске тораклардан күчерү буенча адреслы программа расланган. Ул мохтаҗ гаиләләргә 923 фатир бирүне күздә тота. Гаиләләрне күчерү өчен бюджеттан 1,6 миллиард сум акча бүленә.
Программага 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган һәм сүтелергә тиешле күпфатирлы йортлар кертелгән. Ул Уфа, Бәләбәй, Белорет, Дүртөйле, Күмертау, Яңавыл, Бакалы һәм башка район-шәһәрләрне һәм авылларны колачлый.
Республикада бу гражданнарны иске торактан күчерүне күздә тотучы беренче программа түгел. 2013-17 елларда ул гамәлгә ашырылды инде. Ул вакытта 8732 торак йорттан 24,5 мең граждан яңа, якты йортларга күчерелде.
Моннан тыш, Башкортстанда халыкны иске торактан күчерү буенча тагын бер программа эшләп килә. 2015 елдан 2015-19 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасы гамәлгә ашырыла.
#национальныепроекты
#нацпроекты
Читайте нас: