—Соңгы елларда республикада урман сәнәгате сәясәтен халыкка аңлатуда һәм башкортстанлыларда “яшел хәзинәбез”гә мәхәббәт уятуда матбугат чаралары, радио һәм телевидение зур эш башкарды, — диде килешүгә кул кую тантанасында министр Марат Шәрәфетдинов.
Хәбәр ителүенчә, республикада 2030 елга кадәр урман сәнәгате комплексын үстерү программасы кабул ителгән иде. Аны тормышка ашыруның тәгаен юнәлешләре билгеләнде. Программа кысаларында халыкка аңлату эшләре алып баруда, министрлык белгечләренең аңлатмаларын әзерләүдә матбугат чараларының мөһим эш башкаруын да ассызыклады министр.
Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков министрлык белән хезмәттәшлеге байтак еллар дәвам итүен билгеләде. Бу ведомство үткәргән чараларда каләм осталары, радио-телевидение хезмәткәрләренең дә актив катнашуында күренә. Быел, мәсәлән, министрлык булышлыгы белән журналистлар аллеясе мәйданы артты.
Журналистларның “Яшел Башкортстан”, “Хәтер урманы” кебек акцияләрдә катнашуы да эзсез калмады. Әйткәндәй, министр журналистларның республикада игълан ителгән агач утырту айлыкларыннан читтә калмавын яхшы бәяләде һәм киләчәктә дә мондый акцияләрдә ярдәм итәчәгенә ышандырды.
Тантанадан соң журналистлар өчен брифинг үтте. Анда тармак министры һәм Журналистлар берлеге рәисе чарада катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.