Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2019, 17:18

Тәрәзәдән сикереп, баласын үтергән

Уфада бер авырлы хатын перинаталь үзәк тәрәзәсеннән сикергән.

Бу хәл бүген булган. Республика перинаталь үзәге тәрәзәсеннән 36-37 атналык авыры булган 38 яшьлек хатын сикергән.
Нәтиҗәдә, ул авыр җәрәхәтләнгән. Егылган урынында аңа тиешле ярдәм күрсәтелгән. Тиз арада баланы ярып алганнар. Кызганычка каршы, алынган имгәнүләрдән нарасый һәлак булган.
Хатын икенче дәваханәгә китерелгән. Аның хәле бик авыр, дип хәбәр итәләр.
Әлеге вакыйга буенча тикшерү бара.
Читайте нас: