Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2019, 16:22

"Сезнең белән тормыш матуррак!"

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бер төркем хезмәт алдынгыларына Русиянең һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

— Сез барыгыз да - тормышыбызны бизәүче якты шәхесләр. Республиканың барлык уңышлары, казанышлары — сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсе. Арагызда осталыгы һәм күпьеллык хезмәтләре өчен федераль һәм республика бүләкләренә лаек булучылар да байтак. Рәссамнәр, артистлар безнең тормышыбызны матуррак итсә, сүз осталары булган киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре алар турында халыкка җиткерә, табиблар меңнәрчә гомерне коткара, энергетиклар җылылык белән тәэмин итә... Сезнең энтузиазм, тормышны яратуыгыз һәм Ватанны сөюегез - яшьләр өчен менә дигән үрнәк, — диде Радий Фәрит улы.
Бүләкләнүчеләр арасында төрле хезмәт вәкилләре бар иде. Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты, быел 85 яшен билгеләп үткән Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева Салават Юлаев орденына лаек булды.
Республика клиник дәваханәсенең нейрохирургы Шамил Сафинга “Русия Федерациясенең атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелде. Ул бу өлкәдә 40 ел хезмәт сала. Аның тырышлыгы белән дәваханәдә нейрореанимация бүлеге һәм сәламәтлекне тергезү медицинасы һәм нейрореабилитация бүлеге ачылган. Ул — республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш нейрохирургы. Ел саен 1,5 меңнән артык авыруга консультация үткәрә. Соңгы өч елда 700дән артык операция ясаган.
“Мир печати” нәшрияты директоры Дамир Ямалетдиновка “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеме бирелде. Дамир Мәгъдәнур улы 1981 елдан матбугат өлкәсендә эшли, 2011 елдан шушы нәшрият йортына җитәкчелек итә.
“Әлшәй хәбәрләре” гәзитенең җаваплы сәркәтибе Минзилә Вәлиуллина бу көнне республиканың Мактау грамотасына лаек булды. Ул 37 ел шушы вазыйфаны башкара. Матбугат басмасының халык арасында абруйлы, популяр булуында Минзиләнең дә өлеше бик зур.
Читайте нас: